16+

Бушлай медицина ярдәме: нәрсәләр үзгәрәчәк?

Россиядә 2025-2027 елларга бушлай медицина ярдәме программасын расладылар.

Россиядә 2025-2027 елларга бушлай медицина ярдәме программасын расладылар.

Төп үзгәрешләр: 

  • ОМС кысаларында программаны финанслау 500 миллиард сумнан артыкка, яки 16,5 процентка арткан; 
  • демобилизацияләнгән махсус хәрби операция катнашучыларына медицина ярдәме күрсәтү буенча аерым бүлек өстәлгән – алар югары технологияле медицина ярдәме һәм реабилитация чараларын, санаторий-курорт дәвалануын, киңәйтелгән диспансеризацияне өстенлекле узу хокукына ия булачак; 
  • стационарда дәваланган пациентларның эпикризлары яшәү урыны буенча поликлиникага тапшырылачак; 
  • шифаханә-курорт дәвалануын аерым бүлек итеп чыгарганнар – “Һәркем өчен сәламәтлек” яңа федераль проекты кысаларында һәр россияле авырулар үсеше куркынычы факторларын ачыклау буенча тикшерү узарга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча киңәшләр алырга хокуклы булачак; 
  • авыр һәм тормыш өчен куркыныч янаган авырулардан интегүчеләргә Россиядә теркәлмәгән дару препаратларын билгеләү тәртибе актуальләштерелгән; 
  • онкология белән авыручы пациентлар өчен шешкә каршы дару терапиясенең аерым схемаларын билгеләү өчен молекуляр-генетик һәм иммуногистохимик тикшеренүләр үткәрү мәҗбүри булачак; 
  • ерак һәм барып җитү авыр булган торак пунктларда яшәүчеләр өчен өйдә стационарлар оештыру мөмкинлеге барлыкка килгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading