16+

Бәяләр һәм доллар белән нәрсә булачак?

“КП” билгеле астрологлар һәм нумерологларның фаразы белән таныштыра.

“КП” билгеле астрологлар һәм нумерологларның фаразы белән таныштыра.

Икътисадка килгәндә, эре компанияләр якындагы ярты елда кире кайтмаячаклар, ә ел ахырына вазгыять үзгәрергә мөмкин. Санкцияләр ике-өч елга сузыла.

Нумеролог Фәридә Красавкина фаразлавынча, апрель башында бернәрсә дә эшләмәү хәерле. Гадәти көндәлек эшләр белән шөгыльләнегез, җитди сөйләшүләр планлаштырмагыз, финанс килешүләре төземәгез. Кыскасы, көтеп торыгыз. Май аенда илне статус һәм хакимият белән бәйле бөтен яктан уңыш көтә. Әмма 1 һәм 10 майга игътибар итегез. Бу көннәр ил өчен дә, кешеләр өчен дә уңышлы түгел: бәхәскә кермәгез, күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итмәгез. Июнь тискәре энергия китерә. Ипотека белән бәйле проблемалар чыгарга мөмкин. Янгын, нәрсәне дә булса югалту куркынычы бар. Коронавирусның кабат көчәеп китәргә мөмкин. Җәй ахырына инде “корона” турында, мөгаен бөтен кеше онытыр. Июльдә илне уңыш белән бәйле гадәти булмаган тәкъдимнәр, көтелмәгән карарлар көтә. Август, гомумән алганда, әйбәт чор. 

Икътисадка килгәндә, эре компанияләр якындагы ярты елда кире кайтмаячаклар, ә ел ахырына вазгыять үзгәрергә мөмкин. Санкцияләр ике-өч елга сузыла. Ел ахырына исә бераз йомшарачак. Дөньяның финанс системасы быел ук үзгәрә башлый. Россиядә масштаблы үзгәрешләр көтелә. Киләчәктәге мөһим вакыйгалар өчен көчле нигез салыначак. 2024 елда яңа финанс системасы Советлар Союзы чорында булган нәрсәләргә охшаш булачак, ләкин, әлбәттә, барысы да заманча параметрларда эшләячәк.

Астролог Василиса Володина бу көннәрдә мөһим һәм ашыгыч булмаган эшләр белән шөгыльләнергә куша. Якыннарыгызга шалтыратыгыз, китап укыгыз, урамда йөрегез – эшчәнлегегезне үзгәртергә тырышыгыз, дип киңәш итә ул. Нервыларны тынычландыру өчен тегегез, бәйләгез.

«Битва экстрасенсов» йолдызы Зираддин Рзаев әйтүенчә, якындагы 2-2,5 ел авыр булачак. Икътисади авырлыклар Россиягә генәк агылмаячак. Бу бөтен дөньяның икътисади кризисы. Җәй башыннан ил эчендә производствоны үстерүчеләр өчен уңайлы чор башлана. Алар икътисади яктан күтәреләчәк.  

(KP.RU)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading