16+

Бәяләр үсмиячәк

Авыл хуҗалыгы министрлыгында чит илдән кертелгән азык-төлеккә бәяләр әллә ни артмаячак, ди,

Бәяләр үсмиячәк

Авыл хуҗалыгы министрлыгында чит илдән кертелгән азык-төлеккә бәяләр әллә ни артмаячак, ди,

 Авыл хуҗалыгы министрлыгы төп продуктлар категориясенә бәяләр үсешен көтми, әмма продукциянең Россиядә "табигый шартлар аркасында җитештерелми торган" беркадәр кыйммәтләнүенә юл куя, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

Анда "илебездә чит ил продукциясенең өлеше зур түгел" дип аңлаттылар.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең сезонлы кыр эшләренә әзерлеге югары дәрәҗәдә, язгы кампания үткәрү өчен товарларның төп импорт категорияләре сатып алынган инде, дип ышандырды министрлык.

9 март иртәсенә дөнья базарларында 1991 елдан бирле нефтькә бәяләр төшү рекордлы булды, Brentта баррель өчен 35 долларга кадәр арзанайды. Россиядә биржалар дүшәмбе ялларда ябылган иде, Forexта доллар 74 сум,ә евро 85 сумга кадәр төште.

Россия Банкы рубльгә ярдәм итү өчен, базарда 30 көнгә валюта сатып алуны туктатырга булды, ә аннары эчке базарда сату-алу эшләре дәвам итәчәген игълан итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading