16+

Быел 50 меңнән артык бала республика хисабына ял итә

Татарстан Республикасы “Лето” балалар һәм яшүсмерләрне саләмәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил Моратшин сүзләренчә, быел 200 меңнән артык бала җәйге ялын лагерьларда үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы “Лето” балалар һәм яшүсмерләрне саләмәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил Моратшин сүзләренчә, быел 200 меңнән артык бала җәйге ялын лагерьларда үткәрәчәк.

54 831 бала әлеге лагерьларда дәүләт хисабына ял итәчәк. Гадәттә бу төрле республика бәйгеләрендә катнашып үзен күрсәткән, сәләтле, иҗади балалар. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган, саулыкка туенмаган сабыйларны да республика яр белән тәэмин итәчәк.

Быел мөмкинлекләре чикле балалар өчен алты аерым смена булдырылган. Биредә күзләре начар күрүче, колаклары начар ишетүче, шикәр авруы булган, аутист яки интеллект ягыннан бераз калышкан 500гә якын бала ял итәчәк. Әлеге сменаларда ял итәсе килгәннәр 294-95-05, 293-49-90 номерлары буенча мөрәҗәгать итә ала.

Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләрнең балалары льготалы юллама буенча ял итү мөмкинлеге бар. Юллама суммасының бер өлешен ата-ана түли. Ә республика бюджетыннан дотация күләме – 13 080 сум. Аз керемле гаиләләрдә яшәүче, уллыка-кызлыкка алынган, мөмкинлекләре чикле 7-15 яшьлек балалар өчен льготалы юллама суммасын дәүләт тулысынча үзе каплый. Район, республика күләмендә төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган балалар быел “Мечта”, “Пламя”, “Чайка”, “Пионер”, “Черноморец», «Сәләт» лагерьларына бара ала. 7 көнлек ял өчен республика – 5 120 сум, 18 көнлек ял өчен – 11 201 сум акча бүлеп бирә.

Республиканың “Черноморец» үзәге 1994 елдан бирле сәләтле балаларны, күп балалы гаиләләрдән булганнарны һәм ятим балаларны Кара диңгез буена ял итәргә җибәрә. Быел республика ярдәме белән 5750 бала да диңгез буенда ял итәчәк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Кырымда ял итүче балалар чартерлы рейслар белән самолетта очачак. Анапп һәм Туапсе шәһәрләренә балалар поезд белән бара. 30 яше тулмаган яшь ата-аналарга да республика балалары белән ял итәргә мөмкинлек бирә. Диңгез буенда алар гаиләне берләштерүгә ярдәм итүче төрле чараларда катнаша.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading