16+

Быел мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре узармы?

Әлегә Татарстанда массакүләм чаралар үткәрүгә карата чикләүләр саклана.

Быел мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре узармы?

Әлегә Татарстанда массакүләм чаралар үткәрүгә карата чикләүләр саклана.

Әлегә мәктәптә сыйныфлар арасында күмәк чаралар үткәрелмәячәк, чыршы бәйрәмнәре турында сөләшергә әле иртәрәк. Республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әлегә билгеле бер сыйныф (класслар арасында түгел) өчен генә чаралар үткәрү каралган», - дип җавап бирде Фазлыева мәктәпләрдә массакүләм чаралар уздырылачакмы дигән сорауга.

Чыршы бәйрәмнәренә килгәндә, Фазлыева коронавируска бәйле вазгыятьнең яхшырачагына һәм «барысы да яхшы булачагына» өметләнә.

«Яңа ел үз урынында. 1 сентябрь бармы? Бар! Балалар, коллективлар белән очрашулар узды, димәк, барысы да яхшы булачак», - диде вице-премьер.

Әлегә Татарстанда массакүләм чаралар үткәрүгә карата чикләүләр саклана: бинада бер үк вакытта – 50, ачык һавада йөздән дә артыграк кеше җыела алмый.

Татарстанда трибуналардагы тамашачылар санын ике тапкыр арттырачаклары турында билгеле булган иде инде. Россия Хөкүмәте театр залларында тамашачылар санын 70 процентка җиткерергә җыена.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading