16+

Быел "Татар моңы" булачакмы?

Татарстанның халык артисты Вил Усманов пандемия башланганын сизгән кебек, рәсми рәвештә эшкә урнашкан.

Быел "Татар моңы" булачакмы?

Татарстанның халык артисты Вил Усманов пандемия башланганын сизгән кебек, рәсми рәвештә эшкә урнашкан.

- Вил, филармониядә нинди эш башкарасыз?

- Декабрь аеннан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә музыкаль бүлек мөдире булып эшлим. Филармониядә эстрада концертларын оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәм.

- Димәк, филармониядә узачак концетларда сезне ешрак күрә алачакбыз?

- Мөмкинлек булганда, үзем дә концертларда җырлаячакмын. Ләкин минем эш нигездә административ эштән гыйбарәт. Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсында да оештыру эшләре белән шөгыльләнәм.  

- Филармониядә концертлар башландымы инде? Быелга буш көннәр калдымы?

- Сезон ачылды, концертлар бара. Буш көннәр бетте дияргә мөмкин. Кайбер көннәрдә көненә хәтта икешәр концерт булачак.

- Моңа кадәр бер көндә ике концерт булганы бар идеме?

- Әйе. Бервакыт минем концерт көнендә көндез башка концерт булган иде. Бу – нормаль күренеш. Филармония акча китерергә тиеш.

- “Татар моңы” нинди этапта? Аның гала-концерты булачакмы?

- План буенча, “Татар моңы” өч елга бер тапкыр үткәрелә. Быел Россия төбәкләрендә беренче тур узды. Уфа гына калган иде. Сентябрь аенда Башкортстан башкаручыларының аудиоязмаларын җыеп тыңларга исәп. Икенче һәм өченче турның ничек үткәрелүе әлегә билгесез. Әгәр дәүләт үткәрергә рөхсәт бирсә, “Татар моңы” гала-концертын уздырачакбыз. 

- Була калса, кайда узачак ул?

- Без апрель аенда ук аны Илһам Шакиров исемендәге зур концерлар залында оештырырга планлаштырган идек. Пандемия аркасында булмый калды. Залны 50 процентка тутырырга рөхсәт булган очракта да, 3 мең кешелек залның 1500 урыны тулы булачак. 

- Конкурс лауреатларына нинди мөмкинлекләр бирелә?

- “Татар моңы”ның исеме бар, аны халык яратты, чөнки биредә ретро җырлар, халык җырлары яңгырый. Бөтен кеше дә заманча җырлар тыңламый, шуңа күрә безнең үз тыңлаучыларыбыз бар. Әгәр быел үткәреп җибәрсәк, быелгы һәм башка елгы лауреатлар белән татарлар күп яши торган зур төбәкләрдә концертлар оештыру күздә тотыла. Аның икенче ягы да бар, башкаручыларга – менә дигән реклама. Үзең беләсең, хәзер исемне таныту өчен шактый күләмдә акча кирәк. Гомумән, башкаручыны киләчәктә сәхнәдә тәкъдим иткәндә, “Татар моңы” лауреаты дип игълан итәчәкләр. Бу да үзенә күрә зур дәрәҗә. 

- Концертта катнашкан өчен лауреатларга акча түләнәчәкме?

- Булыр дип уйлыйм. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading