16+

Быел Татарстанда грипп булмаган

Роспотребнадзор Татарстанда грипп белән уникаль хәл турында сөйләде.

Роспотребнадзор Татарстанда грипп белән уникаль хәл турында сөйләде.

2020-2021 еллардагы эпидемиология сезонында Татарстанда гриппның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Уникальлек буенча бу гомумән грипп вирусы барлыкка килү һәм теркәлү вакытыннан алып, бер генә авыру да теркәлмәгән бердәнбер сезон дип әйтергә мөмкин", - дип сөйләде Авдонина республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә.

Россия буенча бу сезонда грипп белән авыруның берничә очрагы теркәлгән- бөтен илгә биштән дә артык түгел, дип өстәде спикер.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Татарстанда грипп вакцинациясе тәмамланды. Республикада прививка ясаткан кешеләр саны буенча план үтәлде - халыкның 60%ы вакцина ясатты.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading