16+

Быел Татарстанда тагын өч пляж барлыкка киләчәк

Яңа пляжлар Казанда, Кама Тамагы районында һәм Минзәләдә булачак.

Яңа пляжлар Казанда, Кама Тамагы районында һәм Минзәләдә булачак.

Техник тикшерүдән соң, Татарстанда сигез пляж су коену сезонына әзер дип табылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
 
Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә. Быел коену сезоны 1 июньдә башлана.

Алабуга муниципаль районындагы пляжга, Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Зәй, Түбән Кама пляжларына керү рөхсәт ителгән. 11 пляж буенча техник тикшеренүләр датасы әлегә кичектерелгән.
 
"Бу, беренче чиратта, быел Идел һәм Кама елгаларында суның тирәнлеге нормадан түбән булуга бәйле", - диде баш инспектор.
 
Әлеге пляжларның тугызы Лаеш районында, берсе Яшел Үзәндә, берсе Казанда урнашкан. Шулай ук, төзекләндерү эшләре булу сәбәпле, Зәй һәм Мамадыш районнарында пляжларда әлегә су коену рөхсәт ителми.


Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading