16+

Быел яңа машиналарга ташламалар булырмы?

Соңгы сигез елда яңа машина бәясе ике тапкырга арткан.

Соңгы сигез елда яңа машина бәясе ике тапкырга арткан.

Быел машиналарга яңа ел акцияләрен көтәргә дә кирәкми. Сорау һәм дефицит шартларында автоҗитештерүчеләр бәяләрне күтәрүне дәвам итә. Соңгы сигез елда яңа машина бәясе ике тапкырга арткан, дип яза “Российская газета”. Биш ел элек яхшы чит ил машинасын бер миллионга да алып булган. Хәзер бу бәя диапазонына дистә чит ил моделе генә керә ала. Анда да “буш” комплектациядә. Россиядә иң популяр булган Kia Rioны да дилерлардан миллионнан арзанракка табып булмый.    

Машина базарында дефицит булгач, складлар да буш. Гадәттә, халык машинаны ташламалы бәядән алу өчен ноябрь-декабрьне көтә иде. Ә хәзер ташлама түгел, бәя артуын дәвам итә. Ел ахырына бәяләр 4-5 процентка, 2022 ел башында 3-10 процентка артырга мөмкин. Машина җитештерүчеләр дилерларны кирәкле күләмдә тәэмин итә башлагач, ташламалар да кайтачак. Әмма моның кайчан буласы билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading