16+

Быелдан лейкозлы терлекләрне сәламәтенә алыштыру белән бәйле чыгымнар компенсацияләнәчәк

Быелдан республикада лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар.

Быелдан республикада лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, бу эш шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш санын арттыру максатыннан эшләнелә. Әлеге хәбәр Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм  Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (Россельхознадзор) еллык коллегиясендә әйтелде.

Ягъни, кешеләрнең авыру терлекне тапшыру һәм сәламәтен алу белән бәйле чыгымнары компенсацияләнәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 150 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм халыкның малларын саклап калырга ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading