16+

Быелгы театр лабораториясенең төп темасы нәрсә булачагы билгеле

1-15 июнь көннәрендә Казанда VI театр лабораториясе була.

1-15 июнь көннәрендә Казанда VI театр лабораториясе була.

“Город АРТ- подготовка”  спектакльләргә биш эскиз әзерләгән. Аларның икесе танылган әкиятче, балалар язучысы Абдулла Алиш әсәрләренә нигезләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган  матбугат конференциясендә журналистларга сөйләделәр.  Театр лабораториясен оештыручыларының берсе  Диана Сәфәрова  бу эскизларда берничә тел кулланылачак, диде. Татар симфоник музыкасына нигез салучы Альберт Леман иҗаты һәм тормышына багышланган эскизлар да булачак.

Ярты ай буе барачак  театр лабораториясенә  Олег Лоевский, Антон Хитров, Глеб Ситковский, Елена Гордиенко  кебек театр тәкыйтьчеләрен көтәләр. Алар башта кызыклы лекцияләр укыр дип, аннары мастер-класслар узыдырыр дип уйлыйлар. Быелгы лабораториянең төп темасы кеше булачак, үзәктә шәхес торачак. Лабораториядә катнашырга йөзләп иҗат кешесе гариза биргән. Спектальләр дә, эскизлар да тамашачы күреп өйрәнгән мәдәният йортлары сәхнәләрендә түгел, ә шәһәребезнең ташландык подвалларында, ангарларда  уйналачак.  Бу Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгының “Тере шәһәр”заманча сәнгать  фонды ярдәме белән ел саен уздырыла. Аңа зур әһәмият бирәләр оештыручылар.

 - Бу лабораториядә катнашу үзеңне сынап карау, - диде  матбугат конференциясендә  Зөя утрау музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading