16+

Быел парадта якынча 100 мең кеше катнашыр дип көтелә

Казанда «Үлемсез полк» илкүләм акциясен үткәрү вакыты билгеләнде. Парад 9 майда 15.00 сәгатьтә узачак.

Казанда «Үлемсез полк» илкүләм акциясен үткәрү вакыты билгеләнде. Парад 9 майда 15.00 сәгатьтә узачак.

Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, «Россия­нең үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Тимур Халиков хәбәр итүенчә, барлык маршрут озынлыгы 2 чакрымнан артыграк булачак. «Полк»ның башында «Союз - Җиңү варислары» халыкара яшьләр белем бирү проектында катнашучылар булыр дип уйланыла. Россия шәһәрләренең 50дән артык шәһәреннән 600ләп кеше 200 квадрат метрлы мәйданда Җиңү Байрагын күтәреп барачак. Узган елдан аермалы буларак, быел Меңьеллык мәйданында мең кешелек «Җырлаучы Казан» хорының чыгышы, гаять зур интерактив бәйрәм программасы көтә.

Быел парадта якынча 100 мең кеше катнашыр дип көтелә. Акцияне оештыруда 500 волонтер җәлеп итәргә ниятлиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading