16+

Быел салымны яңача түлибез

Җир һәм транспорт, күчемсез милеккә салымны быелның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Җир һәм транспорт, күчемсез милеккә салымны быелның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Быелдан салым түләү кәгазьләрен почта аша юлламаска да мөмкиннәр. Гражданнарга салым түләү турындагы белешмә электрон формада юллана. Моның өчен дәүләт порталында он-лайн сервис аша "Салым түләүченең шәхси кабинеты"н булдырырга кирәк. Салымны банк бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, почта бүлекләрендә һәм салым органы сайтының (www.nalog.ru) онлайн сервисы аша түләргә була.

Сүз уңаеннан, Россия Салым кодексына төзәтмәләр кертелгәннән соң, быелдан күчемсез милек салымын торакның кадастр бәясеннән чыгып түләргә туры киләчәк. Нәтиҗәдә, салым суммасы кыйммәтләнергә мөмкин. Һәр төбәктә күчемсез милек салымының бәясе төрле булачак. Безнең хөкүмәт исә, милек салымын акрынлап күтәрергә, ел саен 20 процентка арттырып барырга тели. Күчемсез милек түләүдән 15 категориядәге кеше азат ителә, алар арасында физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр, пенсионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башкалар бар. Экспертлар исә, кризис вакытында салымнарны арттыру кешедә канәгатьсезлек уятуы бар дип фаразлый. Кыскасы, вакыт күрсәтер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading