16+

Быел Татарстан районнарында 20 хоккей тартмасы, 11 чаңгы базасы төзелә

2017 елда республика буенча 120 күп функцияле спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бу исә зур шәһәрләрдә, районнарда баскетбол, волейбол, мини-футбол мәйданчыклары, тренажерлар барлыкка килә дигән сүз.

2017 елда республика буенча 120 күп функцияле спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бу исә зур шәһәрләрдә, районнарда баскетбол, волейбол, мини-футбол мәйданчыклары, тренажерлар барлыкка килә дигән сүз.


Массакүләм спортны киң масштабларга чыгарыр өчен республика бюджетыннан 355,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

- Җәйге спорттан тыш, быелдан төп көч хоккей, чаңгы кебек юнәлешләргә бирелә, - ди Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев.

Аның сүзләренчә, быел ясалма боз капланган 20 хоккей тартмасы һәм 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Һәр хоккей мәйданчыгында ике чишенү бүлмәсе һәм 100 урынлы трибуна да булачак.

Үзләрендә чаңгы базасын булдыру өчен районнарга үз-ара ярышырга да туры килгән хәтта. Спорт өлкәсендә иң актив дип табылган Алабуга, Әлки, Әгерҗе, Әлмәт, Кукмара, Минзәлә, Саба, Спас, Ютазы районнары, Чаллы шәһәре, Казанның Киров районында яңа чаңгы базасы булачак. Әлеге 11 базаны төзү өчен 66 миллион сум каралган.

Һәр чаңгы базасында юыну, чишенү, бүлмәсе, бәдрәф, чаңгы саклау урыны, тренер бүлмәләре булдырылачак. Шулай ук 70 комплект чаңгы экипировкасы (чаңгы, таягы, аяк-киеме), буран матаен да арендага алып булачак. Җәй көне дә база буш тормыячак. Йөгерү, велосипедта йөрү, чаңгы роллерлары өчен трассалар әзерләнә.

Сүз уңаеннан, 2017 елда республика районнарында "Авыл клубы" программасы нигезендә 31 яңа мәдәният йорты төзеләчәк. Баулы, Балык-Бистәсе, Менделеевск, Минзәлә, Теләче, Яшел Үзән районнарында әле төзелеш эшләренә әзерлек кенә башланса, инде Апас, Арча, Әлки районнарында мәдәният йортларының түбәсен ябуга керешкәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading