16+

Бәйлелекне җиңгәннәр җилкәннәрдә ярыша

Казанда Россиядә беренче тапкыр Җилкәннәр ярышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге. Әлеге Парус регатасы алкогольгә, наркотикларга бәйле кешеләрнең проблемаларын яктырту максатында уздырылган.

Ярышны Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов белән Җилкәнле спорт федерациясе җитәкчесе Вадим Трофимов тантаналы рәвештә башлап җибәргән.

Спиртлы эчемлекләргә, наркоманиягә бәйлелекне җиңгән, озак вакыт хастаханәдә дәваланган 30дан артык катнашучы алты яхтада өч километрны узган. Теплоход бортына үткәрелгән түгәрәк өстәл барышында алкоголизм, наркоманиягә бәйлелектән иза чиккән кешеләрне тормышка яраклаштыру, эш белән тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелгән. Әлеге чарада Татарстаннан тыш, Пенза, Мари Эл, Әстерхан якларыннан килгән психиатр, психолог, наркологлар катнашкан. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading