16+

Бәйрәм дәвам итә

Кичә бәйрәм чаралары Казанның һәр почмагында узса да, алар әле бүген дә дәвам итәчәк.

Кичә бәйрәм чаралары Казанның һәр почмагында узса да, алар әле бүген дә дәвам итәчәк.

Закиев урамы, 25 йорт тирәсендә урнашкан "Йолдызлы" скверында "Балалар балалар өчен" дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Концерттан тыш биредә шахмат, аквагрим, бисердан үрү, оригами ясау буенча мастер-класслар узачак. Шулай ук төрле спорт ярышлары уздыру да каралган. Балалар ГТО тапшырып та карый алачак. Оештырылган ярминкәдә балаларның үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин. Ярминкәдән җыелган акча Түбән Новгородта булган фаҗигадә зыян күргән балаларны сәламәтләндерүгә тотылачак. Бәйрәм 16.00дә башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading