16+

Бәйрәм көнне ире хатынын таптап үтергән

Бу хәл Тәтешле районының Әрибаш авылында булган, дип яза "Кызыл таң".

Бу хәл Тәтешле районының Әрибаш авылында булган, дип яза "Кызыл таң".

Нефтекамадан шушы авылга кунакка кайткан яшь гаиләне шундый бәхетсезлек сагалап торган. Фаразлар буенча, 8 март уңаеннан оештырылган мәҗлестән соң 25 яшьлек ханым урамда йөреп керергә карар иткән. Ире исә машинасын кабызып чыккан. Кызганычка каршы, исерек ир транспортны туктата алмыйча, юл читеннән каршысына килгән хатынының өстенә барып менгән. Алынган җәрәхәтләрдән бичара ханым шул урында җан биргән. Гаиләдә ике кечкенә бала ятим калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading