16+

Бәйрәм көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез булачак

8 гыйнварга кадәр Казан шәһәренең муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

8 гыйнварга кадәр Казан шәһәренең муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Белүегезчә, муниципаль урам парковкаларының режимы эш һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Төнлә (21.00 дән 7.00 сәгатькә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый. Парковкаларны урнаштыру схемасы «Казан паркингы» сайтында күрсәтелгән.

2019 елда муниципаль парковкалар 23 февральдә, 8 һәм 9 мартта, 1 майдан 4 майга кадәр, 9 майдан 11 майга кадәр, 12 июньдә, 30 августта, 4, 6 ноябрьдә, шулай ук Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмендә бушка эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading