16+

Бюллетень тартмасына паспортны да салырга кирәкми

Илебездә быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Җаваплы чарага дәүләт органнары да һәм җәмәгать оешмалары да әзерләнә.

Бюллетень тартмасына паспортны да салырга кирәкми

Илебездә быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була. Җаваплы чарага дәүләт органнары да һәм җәмәгать оешмалары да әзерләнә.

– Татарстан Иҗтимагый палатасы сайлауларда күзәтүче сыйфатында катнашачак. Тавыш бирү вакытында күзәтүчеләрнең кайсы да булса бер партиянең мәнфәгатен кайгырту хокукы юк, – диде Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Кирилл Пономарев 16 февральдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Россия юристлары ассоциациясенең “Сайлауларның чисталыгы өчен” күзәтүчеләр корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Илнар Гыйрфанов сөйләгәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасы белән берлектә инде 2487 күзәтүче тупланган.

– Без сайлауларда 2012 елдан бирле күзәтүчеләр буларак катнашып киләбез. Бер авылда, мәсәлән, бер әби бюллетень тартмасына ялгыш паспортын да төшереп җибәргән иде. Башкаларга көлке булса да, әбигә бер дә көлке түгел: бюллетень тартмасын ачарга ярамый бит. Тавыш бирү сәгате төгәлләнгәч кенә, әбигә паспорты кайтарып бирелде. Мәскәүдән сәяси партияләрдән килгән күзәтүчеләр арасында провокаторлар да булгалады, алар сайлау участогында махсус тавыш куптарып, тавыш бирүне өзәргә омтылдылар. Шушындый очракларга әзер булып тору өчен республиканың 44 районында җәмәгать күзәтүчеләренә махсус семинар-укулар оештырыла. Казанда 723 күзәтүче курслар узды инде, – диде Илнар Гыйрфанов.

Кирилл Пономарев искәрткәнчә, сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында катнашучыларга бернинди дә хезмәт хакы түләнми.
– Кешеләр гражданлык җаваплылыгы тоеп катнаша, ә студентлар өчен бу менә дигән гамәли күнекмә, үзен күрсәтү мөмкинлеге, – диде Кирилл Пономарев.

Сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре булып катнашырга теләгән кешеләр Татарстан Иҗтимагый палатасының интернет сайтында күрсәтелгән электрон адрес аша мөрәҗәгать итә ала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading