16+

Бөз сөңгесе төшеп хатын-кызга зыян килгәннән соң, җинаять эше кузгатылды

Чаллы прокуратурасы боз сөңгесе төшеп, бер пенсионерга зыян килгәннән соң җинаятьэше кузгатты.

Чаллы прокуратурасы боз сөңгесе төшеп, бер пенсионерга зыян килгәннән соң җинаятьэше кузгатты.

Автошәһәрнең 50/12 йортның бишенче катындагы балкон  кыегыннан боз төшкәннән соң эшне судка җиткерү өчен бер елдан аз гына кимрәк вакыт кирәк булган, дип яза Татар-информ.

Хатын-кыз күп санлы җәрәхәтләр белән реанимациягә эләккән. Әлеге күңелсез хәл өчен 51нче торак-эксплуатация идарәсе баш инженеры җинаять җаваплылыгына тартылган. Документ нигезендә, баш инженер йорт балконнарының кыекларына техник карау оештырмаган һәм кар катламын вакытында чистартырга кушмаган. Шикләнелүчегә, һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү нигезендә, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаеп белдерелгән. Эшне җәмәгать судьясы тикшерәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading