16+

Чагин юбилеена - бүләк: "КАМАЗ-Мастер" чираттагы "Дакар"ны җиңүдән башлады

Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 42нче «Дакар» хлыкара ралли-марафоны башланды. Беренче этапның җиңүчесе булып "КАМАЗ-Мастер" командасы танылды.

Шулай булып чыкты ки, 5 гыйнварда "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе, данлыклы автоузышчы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин үзенең юбилеен - 50 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Әлбәттә, мондый вакыйга уңаеннан иң зур бүләк - "КАМАЗ"ларның беренче этабында җиңүе булыр иде. Һәм ул булды да.

Антон Шибалов җитәкчелегендә барган "КАМАЗ-Мастер" экипажы старт этабында җиңеп чыкты. Авыр йөк машиналарында арасында икенче урында - "МАЗ", өченчедә Iveco экипажлары.

"КАМАЗ"лылардан Дмитрий Сотников экипажы - дүртенче, Андрей Каргинов машинасы - дүртенче, ә Эдуард Николаев җитәкчелегендә барган экипаж унынчы урынны яуладылар.

Фото: kamazmaster.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading