16+

Чаллы блогеры бер йортның 24 катында шугалак ясаган

Чаллы блогеры элиталы йортның 24 катында шугалак ясаган.

Чаллы блогеры элиталы йортның 24 катында шугалак ясаган.

Чаллы блогеры Валерий Линк Sunrise City элиталы торак комплексында урнашкан террасасында шугалак ясаган. Бу хакта бәян иткән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Блогер 24 нче катта яши. Видеоязмада Линкның һәм аның дусларының террасага төнлә кайнар су салганнарын күрергә була. Икенче көнне үк су калын боз белән капланган, һәм блогерның дусларының берсе үзләре ясаган шугалакта тимераякта шуып, сынап караган
. "Каткан! Гомумән, шәп! Менә шундый биеклектә боз. Менә бу шугалак, менә мин моны аңлыйм. <…> Әгәр егылсаң, 24 нче каттан... ", - дип сөйлиләр кадр артында. Бу хәл шактый шәрехләр җыйган. Күпләр яз көне бу шугалак эреп, суы астагы күршеләргә агып төшәчәк һәм моның өчен блогерга штраф яный, дип фаразлаган.

https://vk.com/video-105619071_456244702

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X