16+

Чаллы коронавирус буенча Казанны узды

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның күбесе Казанда түгел, ә Чаллыда (14 очрак) теркәлгән.

Казанда — тугыз, Бөгелмә районында — өч, Лениногорск районында — ике, Әгерҗе, Әлки һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading