16+

Чаллы кызының тарихы балалар батырлыклары турындагы китапка кергән 

Яр Чаллыдагы 48 нче мәктәп укучысы Аня Соловьева балалар батырлыклары турындагы уникаль китапның герое булган. Ул бассейнда тончыккан беренче сыйныф укучысын коткарган, дип хәбәр итә "Челнинские Известия".

Яр Чаллыдагы 48 нче мәктәп укучысы Аня Соловьева балалар батырлыклары турындагы уникаль китапның герое булган. Ул бассейнда тончыккан беренче сыйныф укучысын коткарган, дип хәбәр итә "Челнинские Известия".

Гадәттән тыш хәл бу елның февралендә спорт клубы бассейнында булган. Беренче сыйныф укучысы суга чумган һәм аңын югалтып, су төбендә өч минут чамасы яткан. Аны 13 яшьлек Аня Соловьёва күреп ала, аның шул ук бассейнында синхрон йөзү секциясендә дәресе үткән. Кыз тренерны кисәткән, ике метрлы тирәнлеккә чумган һәм баланы чыгарган.

Малайны коткарып кала алганнар. Аняга үз-үзен аямыйча кылган гамәле өчен Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәхмәт белдергән. Әлеге вакыйга «Герой балалар турында тылсымлы әкиятләр» китабының икенче томына кергән. Илнең төрле почмакларында яшәүче балаларның батырлык һәм игелекле гамәлләренең чынбарлыктагы  тарихларына нигезләнгән 30 әкият җыентыгы.

https://vk.com/nabchelnyofficial?w=wall-95767960_53227
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading