16+

Чаллы спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең икенче этабына узды

Жюри әгъзалары Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» төбәк бәйгесе этабында РИФ студиясе тарафыннан тәкъдим ителгән «Жил-был Пес» спектаклен югары бәяләде.

Спектакль Георгий Хугаевның «Кара чикмән» пьесасы мотивлары буенча куелган. Аның геройлары – кеше телендә сөйләшә белә торган җәнлекләр.

Алар кешеләргә сөйләшә белү сәләте белән генә түгел, ә гадәтләре һәм холыклары белән дә охшаган. Спектакльдә герой-кеше – Көтүче дә катнаша. Таудагы көтүлекләрдән төшкән чагында ул үзенең чикмәнен югалта. Тузар кушаматлы эт аны таба һәм кыш буе саклап чыга. Ул мәхәббәт урынына тугрылыкны сайлый: бүре көтүендә үзенең сөйгәне – Чобра кушаматлы ана бүре белән яшәүдән баш тарта.

Труппаның җитәкчесе Галина Иванова үзләренең спектакльләр сәхнәләштергәндә һәрвакытта да социаль юнәлешле пьесалар сайлавын әйтә.

Округ бәйгесендә җиңүчене – 200 мең, икенче урынга – 150 мең, өченче урынга лаек булган коллективны 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
 
Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading