16+

Чаллы янындагы авариядә 86 яшьлек бабай белән 84 яшьлек әби урында ук һәлак була

Имгәнүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

Чаллы янындагы авариядә 86 яшьлек бабай белән 84 яшьлек әби урында ук һәлак була

Имгәнүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

Чаллы янындагы юлда коточкыч авария булган. Фаҗигадә ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы корреспонденты фаҗига урыныннан хәбәр иткән.

Юл һәлакәте кичке бишләр тирәсендә Чаллы-Водозабор-Яңа бистә юлында була. Ундүртенче модельле «Лада» машинасында биш кеше утыра. Алар Калмаш авылына таба бара. Юл чатында «Лада» Яңа бистә ягыннан шәһәргә таба бара торган «Мазда» машинасына юл бирмичә, борыла. Зур тизлектә бара торган машиналар бәрелешә һәм трассадан төшеп китә.

Тимер-томыр өеменә әверелгән «Лада» эчендәге бер пассажирны шаһитлар чыгара. Ул бик көчле шокта була, авария урыныннан җәяү китеп бара. Тагын ике пассажир җитди имгәнә, алар авыр хәлдә. 86 яшьлек бабай белән 84 яшьлек әби урында ук һәлак була. «Мазда» машинасын йөртүче дә бик авыр хәлдә.

Имгәнүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Урында полиция һәм коткаручылар эшли.

Ике машина да җимерелеп беткән диярлек. Мәрхүмнәрнең мәетләрен алу өчен, «Лада» машинасын махсус корал белән кискәннәр.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading