16+

Чаллыда 9 яшьлек кыз югалган

Аны полиция һәм волонтерлар эзли.

Аны полиция һәм волонтерлар эзли.

Чаллыда 9 яшьлек Татьяна Хилованы эзлиләр, ул 22 гыйнварда, 13.30 тирәсендә, 1 нче мәктәптән чыгып киткән һәм югалган.

Кыз ГЭС бистәсендә яши, дип хәбәр итә "Челнинские известия".
Буе 134 см, ябыграк гәүдәле, күзләре коңгырт, чәчләре ачык-коңгырт, толымнары үрелгән. Өстенә кара-зәңгәр төстәге куртка, шәмәхә төстәге бүрек, зәңгәр төстәге чалбар, алсу-зәңгәр төстәге ботинкалар кигән. Үзе белән алсу төстәге мәктәп сумкасы булган.

Татьянаның кайда икәнлеге билгеле булган һәркем  7 927 412 69 99 яки 02 телефоны буенча шалтырата ала. 

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading