16+

Татарстанда 90 яшьлек миллионер әбине "акча реформасы бара" дип талап чыкканнар

Полиция ике шикләнелүчене тоткарлаган, дип яза " Челнинские известия".

Полиция ике шикләнелүчене тоткарлаган, дип яза " Челнинские известия".

Яр Чаллыда 19 май көнне Сидоровка бистәсендә яшәүче 90 яшьлек әби фатирында өй телефоны шалтырый. Үзен дәүләт учреждениесе хезмәткәре дип таныштырган хатын "акча реформасы баруы" турында хәбәр иткән. Әбине ул куанычлы хәбәр белән сөендергән - янәсе, аңа акчаларны яңаларына алыштыру өчен чиратта торырга туры килмәячәк. Бу эштә пенсионерга "ике волонтёр кыз ярдәм итәчәк", алар хәзер ишеккә шалтыратачаклар.

Зыян күрүче әби сүзләренчә, күп тә үтми ишеккә шакыйлар, ачып җибәрсә, озын кара күлмәк, башларына кара яулыклар кигән ике "волонтёр" басып тора. Әби җыйган акчаларының кайда саклавын кунакларга күрсәткән, ә алар киткәннән соң, бер миллион сумнан җилләр искәнен ачыклаган.

Әлеге факт буенча "Комсомольский" полиция бүлегендә зур суммада урлашу билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Аны ачуда Россия һәм Татарстан җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре бергә эшләгән. Нәтиҗәдә, Мәскәү өлкәсендә яшәүче 20 яшь һәм 36 яшьлек ике хатын кулга алынган. Алар хәзер сак астында.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading