16+

Чаллыда баланы елан чаккан

Чаллыда паркта йөргәндә 12 яшьлек бер кызны елан чаккан, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Бала хәле начарланганын өенә кайтып җиткәч кенә сизә. Аны хастаханәгә салалар.

Чаллыда баланы елан чаккан

Чаллыда паркта йөргәндә 12 яшьлек бер кызны елан чаккан, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Бала хәле начарланганын өенә кайтып җиткәч кенә сизә. Аны хастаханәгә салалар.

Орнитолог Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, безнең якларда гадәттә кара елан һәм тузбаш очрый . Бик сирәк кенә дала еланын да күрергә була. Тузбашы куркыныч түгел, ә менә башында сары төрткесе булган кара елан агулы икән.  

Елан чакса нишләргә? (табиб киңәшләре)

  • Иң башта яра кырыйларын кысып, агуны авыз белән суырып алырга тырышыгыз. Авыз куышлыгында яралар, кариес булса, моны эшләргә киңәш ителми.
  • Хәрәкәтләнмәгез.
  • Мөмкинлегегез булса, аллергиягә каршы дару эчегез.
  • Күп итеп су эчәргә тырышыгыз.
  • «Ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртыгыз. Елан чаккан урынны бәйләргә, жгут салырга ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading