16+

Чаллыда БДИ нәтиҗәсе түбән булган мәктәп директорларын эштән җибәрәләр

В.В.Давыдов исемендәге гимназиядә, 23, 25, 3, 82, «Веста», 81, 65 һәм 38нче мәктәптә БДИ нәтиҗәләре шәһәр буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган.

Чаллыда БДИ нәтиҗәсе түбән булган мәктәп директорларын эштән җибәрәләр

В.В.Давыдов исемендәге гимназиядә, 23, 25, 3, 82, «Веста», 81, 65 һәм 38нче мәктәптә БДИ нәтиҗәләре шәһәр буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган.

Чаллы башкарма комитеты БДИ нәтиҗәләре буенча берничә мәктәп директоры белән килешүне озайтмаган. Автокала мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов искәрткәнчә, Чаллы буенча БДИның гомуми нәтиҗәләре оптимистик хисләр уята. Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучыларының 34 проценты имтиханнарда 80-100 балл җыйган. 57, 78, 26, 36, 76, 40, 77, 53, 22, 58, 61, 56нчы мәктәпләрдә БДИны уңышлы тапшыручылар аеруча күп булган. 15 мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре уртачадан югарырак.

Шул ук вакытта, Рамил Хәлимов билгеләп үткәнчә, В.В.Давыдов исемендәге гимназия, 23, 25, 3, 82, «Веста», 81, 65 һәм 38нче мәктәпләрдә БДИ нәтиҗәләре шәһәр буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган.

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев БДИ нәтиҗәләре буенча берничә мәктәп директоры вазифаларыннан азат ителгәнен әйтте. Кайсы мәктәпләрнең җитәкчесез калуы хәбәр ителмәде.

«Муниципалитетның бурычы – шәһәр мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту. Мәктәп җитәкчеләренең бурычы исә – белемнең сыйфатын тәэмин итү. Укучылар нинди генә булса да, балаларның 80 проценты – эшләве мөмкин һәм эшләргә кирәк булган материал ул», – диде Мәһдиев.

«Чаллы мәктәпләренең барысының да старт мөмкинлекләре тигез. Кайбер мәктәпләрнең үз күрсәткечләре буенча гимназия һәм лицейлар дәрәҗәсенә күтәрелүе дә шуны раслый. Биредә 56, 58, 19, 40, 60, 22 һәм 53нче мәктәпләр хакында сүз бара. Димәк, потенциал бар һәм аннан файдаланырга кирәк», – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Эльвира Мөхәммәтдинова, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading