16+

Чаллыда газ шартлаган

Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан фатирда газ шартлаган.

Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан фатирда газ шартлаган.

Фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар.

Яр Чаллыда бүген, 29 июньдә, бер йорт фатирында газ шартлаган. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ГЭС бистәсенең 4/5А йортында 8 каттагы фатирларның берсендә газ шартлаган. Шартлаудан соң фатирга шактый зыян килгән. 

Фатир хуҗасы-36 яшьлек ир-ат төрле тән җәрәхәтләре алган, аны хастаханәгә озатканнар. Күршеләре хәбәр иткәнчә, узган ел аның әнисе коронавирустан вафат булган. Шул вакыттан бирле ир үзе генә яшәгән.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Калган фатирлар зыян күрмәгән. 
В Набережных Челнах взорвался газ в квартире поселка ГЭС


Чыганак: Челнинские известия

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading