16+

Чаллыда шартлаудан соң җимерелгән йорт яңадан торгызылган

Чаллыда 25 октябрьдә көнкүреш газы шартлаганнан соң яңадан торгызылган 48/20нче йортны тапшырдылар.

Чаллыда 25 октябрьдә көнкүреш газы шартлаганнан соң яңадан торгызылган 48/20нче йортны тапшырдылар.

Бу хакта Автокаланың Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.

Әлеге вакыйга Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында узды.

«Без кыска гына вакыт эчендә йортны тәртипкә китерү, Яңа елда кешеләр үз фатирларына кире әйләнеп кайта алсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Һәм бу максатыбызга ирештек тә. Йортта 90нан артык коткаручы һәм 35 берәмлектән артык техник эшләде. Коткаручылар, төзүчеләр һәм махсус техниканың көйле эшләве нәтиҗәсендә без фаҗиганең аяныч нәтиҗәләрен киметә алдык. Коткаручыларга зур рәхмәт. Алар кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтте. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, кешеләрне коткардылар», - дип искәртте Наил Мәһдиев.

Йортны төзекләндерү белән «Профит» компаниясе шөгыльләнде. Төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә 10, 11 һәм 12 подъездлардагы фатирларны ремонтлады: төзелеш конструкцияләрен яңадан торгызды һәм алыштырды, бизәкләү эшләрен башкарды, җиһазлар сатып алды.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading