16+

Чаллыда скандинавия йөреше буенча фестиваль узачак

Иң актив эшли торган Татарстан пенсионерлар союзы филиалларының берсе Чаллыда урнашкан. Биредә 3000гә якын пенсионер исәпләнә.

Чаллыда скандинавия йөреше буенча фестиваль узачак

Иң актив эшли торган Татарстан пенсионерлар союзы филиалларының берсе Чаллыда урнашкан. Биредә 3000гә якын пенсионер исәпләнә.

Алар гади генә өлкәннәр түгел: шәһәрне төзүчеләр, романтиклар. Чаллыда “Табиб белән саф һавада йөрү” проекты уңышлы тормышка ашырыла. Пенсионерлар үзләрен кызыксындырган сорауларын табибка урмада йөргәндә бирә ала. Пенсионерлар союзының Чаллыдагы бүлеге “Җиңел адымнар белән сәламәтлеккә” проектында 300 мең сум грант откан. Хәзер бу акчаларга шәһәрдә скандинавия  йөрешен тагын да популярлаштырырга уйлыйлар. Пенсионерларга скандинавия йөреше өчен кирәкле таякларны бушлай бирү пункты булдырырга телиләр, киләсе елның җәендә республика күләмендә скандинавия йөреше буенча фестиваль үткәрергә дә ниятлиләр.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading