16+

Чаллыда телекомпания хезмәткәрен кыйнаганнар

Әлеге хәл Элеватор тавында чыккан янгын вакытында булган.

Әлеге хәл Элеватор тавында чыккан янгын вакытында булган.

“Бүген безнең олы яшьтәге хезмәткәребезне – машина йөртүчене кыйнадылар. “Челны 24” телеканалының корреспонденты, операторы һәм йөртүчесе Элеватор тавында булган янгын урынына барды. Төркем янган гараж яныннан ерак түгел эшләде. Шәхси территориягә кермәде. Әмма кинәт урамда пәйда булган исерек хәлдәге ир безнең хезмәткәрләргә ташланган. Нәтиҗәдә йөртүченең баш миенә зур зыян килде”, - дип хәбәр итәләр телекомпаниядә.

Бу эш белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading