16+

Чаллыда яшәүче ир-ат, машина алам дип, 7 миллион акчасыннан колак каккан

Яр Чаллыда яшәүче берәү мошенникларның тозагына эләгә. Баксаң, ул интернет аша Tesla электромобилен сатып алырга теләгән икән.

Чаллыда яшәүче ир-ат, машина алам дип, 7 миллион акчасыннан колак каккан

Яр Чаллыда яшәүче берәү мошенникларның тозагына эләгә. Баксаң, ул интернет аша Tesla электромобилен сатып алырга теләгән икән.

Ир-ат бушлай белдерүләр сайтында машина сатылуы турында хәбәр күреп ала. Машинаның куелган бәясе 7,3 миллион сум булып чыга, дип яза http://chelny-biz.ru. Зыян күрүче ир "сатучы"га шалтырата һәм үзара килешү нәтиҗәсендә, автомобиль өчен алдан ук акчаларын күчереп тә куя.

Әмма бераз вакыт үткәннән соң "кырыгалдар" машина сатучы элемтәгә чыгудан туктый. Чаллылы полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. "Сатучы"ның шәһесе әлегә ачыкланмаган. РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 бүлегендә каралган җинаять кылу (аеруча зур күләмдә урлашу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading