16+

Чаллыда югалган кызны подъездда йоклаган килеш тапканнар

Яр Чаллыда 21 февральдә югалган кызны подъездда йоклаган килеш тапканнар.

Яр Чаллыда 21 февральдә югалган кызны подъездда йоклаган килеш тапканнар.

Дүшәмбе, 22 февральдә, "Василиса" эзләү отрядының "ВКонтакте" паблигында Олесяны эзләү турында пост барлыкка килгән, ул өйдән чыгып киткән, ә үзе белән телефонын да алмаган. Волонтерлар эзләү өчен социаль челтәрләргә кызның 2 фотосын куйганнар, шуларның берсендә кыз йоклаган килеш, ә икенчесендә УВД бүлегендә елмаеп төшкән.

23 февральдә бер йортның подъездында йоклап яткан 2 бала табыла, аларның берсе югалган кыз булып чыга.
Аннары волонтерлар төркемендә кызның табылуы турында мәгълүмат барлыкка килгән.
Чаллыда яшәүчеләр шәрехләрдә үзләренең канәгатьсезлекләрен белдергәннәр.
«Фотоларга карасаң, кыз эчке эшләр идарәсендә еш кунак була. Буй шкаласы янында елмаеп басып тора. Югала торган түгел бу. Бу гамәлләре өчен әти-әнисен җавапка тартырга кирәк. Ата-анасы тәрбия бурычларын үтәми», - дип язган кешеләр социаль челтәрләрдә.

Бу хакта тагын укырга: Яр Чаллыда балаларның хәбәрсез югалуы ни белән бәйле?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X