16+

Чаллыдагы бер ир бәби-бокста кыз бала калдырып киткән

Чаллыда тагын бер сабыйны бәби бокста калдырып киткәннәр.

Чаллыдагы бер ир бәби-бокста  кыз бала калдырып киткән

Чаллыда тагын бер сабыйны бәби бокста калдырып киткәннәр.

Ташлап киткән вакытта аның туганына нибары 2-2,5 сәгать кенә булган һәм янында бернинди кәгазь дә булмаган, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Баланы ир кеше куеп киткәнлеге билгеле. Ташландык кыз хайваннар йөртә тоган кәрҗингә яшел пеленка һәм сөлге белән төреп салынган булган.

Кыз кара чәчле, 2кг 600 грамм авырлыкта. Табиблар караганнан соң, тәнендә зыян килгән урыннар булмавын һәм баланың мөстәкыйль сулый алуын ачыкланганнар.
Хәзер баланың урланган тегелме икәнлеген тикшерәләр. Кызның чынннан урланмаган, ә ташланган булуы ачыкланганнан соң аңа исем, фамилия биреп, тәрбиягә гаиләгә бирү турында кайгыртачаклар. Чөнки Чаллыда бала алырга теләгән 50ләп парлы гаиләләр һәм ялгыз-хатын кызлар чиратта тора.

Фото: Челнинские известия/ Кирилл Рочев

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading