16+

Чаллыда көчеккә җенесен үзгәртү буенча операция ясалган

Лакки (Бәхетле) исемле көчекне 2015 елның октябрендә Алабуга шәһәрендә табалар. Ул йортсыз хайваннар приютына эләгә. Аны анда коткарып калалар, шуңа да бәхетле эткә җисеменә исеме дә туры килсен дип Лакки исеме бирәләр.

Ләкин көчек башкалардан аерылып тораган: ул ике җенесле, ягъни гермафродит эт. Бу бик сирәк очрый торган уникаль күренеш. Табиблар моны экология сәбәпле дип белдерә.

Чаллыдагы бер ветеринар клиника гермофродит этнең ата җенес әгъзаларын кисеп алырга теләк белдерә. Волонтерлар тарафыннан кирәкле сумма җыелып, эткә берничә көн элек операция эшләнә. Хәзер инде Лакки чып-чыннан ана эт.

Бүген ул Чаллы приютында үз хуҗаларын көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading