16+

Чаллының төп чыршысы урынын алыштыра

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең элеккеге төп чыршысын Сидоровка паркына күчерергә тәкъдим иткән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең элеккеге төп чыршысын Сидоровка паркына күчерергә тәкъдим иткән.

Быел Азатлык мәйданындагы үзәк чыршының дизайны үзгәртелә. Ә элеккегесе Татарстанда 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерелгән Сидоровка паркына күчерелә. Быел Чаллының тугыз паркы белән скверын төзекләндерүгә 136 миллион сум бүлеп бирелгән.

Җирле халык Сидоровка бистәсендәге паркны 40 елдан артык көткән. Хәзер анда барлык буын кешеләре ял итә алырдай шартлар - балалар уен комплексы, урам тренажерлары, мини-футбол, баскетбол өчен мәйданчыклар булдырылган.

"Горсвет" оешмасы хезмәткәрләре инде электр чыбыкларын сузган. Чыршыны җыясы гына калган. Яшел чибәркәй Сидоровка паркын ел әйләнәсе бизәп торыр дигән ният бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading