16+

Чаллылы 11 каттан җәймәләр ярдәмендә төшәргә маташканда, егылып үлә

Чаллыда бүген көндез күпкатлы йорт янында бер ир-атның гәүдәсе табыла. "Чаллы хәбәрләре" язганча, полициягә урамнан үтеп баручылар шалтыраткан.

Ачыкланганча, ир-ат ни өчендер 11 каттан җәймәләр ярдәмендә төшәргә тырышкан. Нәтиҗәдә, ул ычкынып китә һәм аска тәгәри. Ни кызганыч, аның бу гамәле бик аянычлы тәмамлана. 

Хәзерге вакытта үлгән кешенең шәхесе билгеләнә. Фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading