16+

Чаллыныкы китми. Түбән Каманыкы җыена...

Түбән Кама мэры Айдар Метшин көзгә вазыйфасыннан китәргә мөмкин.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин көзгә вазыйфасыннан китәргә мөмкин.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин вазыйфасыннан китәргә мөмкин. Ул көз көне Дәүләт Думасына булачак сайлауларда катнашырга ниятли. Әмма моның өчен аңа "Бердәм Россия" нең праймеризында җиңәргә кирәк.

"Ачыктан - ачык әйтәм, сез ярдәм итсәгез, мин Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатымны тәкъдим итәчәкмен. Бу минем 15 ел буе Түбән Каманың башлыгы булып эшләвем һәм зур багаж туплавым белән бәйле. Ул тәҗрибә миңа федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм продуктив рәвештә Түбән Кама һәм республика файдасына эшләргә ярдәм итәчәк", - ди Айдар әфәнде.

"Шәһри Казан" моңа кадәр Чаллы мэры Наил Мәһдиевның Дәүләт Думасына китүе хакында язган иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading