16+

«Чәчәк фестивале»ндә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

Казанда «Чәчәк фестивале»ндә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быелгы конкурсның темасы – җәйнең якты төсләре.

«Чәчәк фестивале»ндә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

Казанда «Чәчәк фестивале»ндә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быелгы конкурсның темасы – җәйнең якты төсләре.

Быел «Чәчәк фестивале» янә «Әкият» курчак театры каршында – Петербург һәм Сукон урамнары киселешендә булачак, дип яза Казан мэриясе сайты. Катнашучылар өчен барлыгы алты номинация оештырыла: «Вертикаль композицияләр», «Чүлмәк гөлләреннән чәчәк композицияләре», «Күләмле композицияләр», «Чәчәк вальсы», «Кече бакча» һәм «Халык тавышы». Профессиональ коллективлар һәм ландшафт дизайны объектларын проектлау һәм тормышка ашыру өлкәсендә эшләүче физик затлар үз чәчәк композициясен ясый алалар.

15 майга кадәр Тышкы төзекләндерү комитетына гариза тапшыру сорала. Гаризага эскиз проектын куярга, ландшафт экспозициясен ясау өчен кулланыла торган материалларның үзенчәлекләрен күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, ул сайлап алынган номинация темасына туры килергә тиеш.

Конкурсантларның эшлә­рен жюри идеянең оригиналь­леге, үсемлекләр белән декоратив материал буларак эшли белүе, заманча технологияләрне куллану һәм хезмәт күрсәтүдә уңайлылыгы ягыннан бәялиләр.

Узган ел шәһәрнең чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы 58 мең кв м тәшкил иткән иде. Бу – 12 мең чәчәк элементы (кашпо, вазоннар), Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан махсус булдырылган 13 үзенчәлекле күләмле чәчәк композициясе.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading