16+

Чәчәкле Казан: эш әле дәвам итә

Татарстан башкаласында «Чәчәк атучы Казан» проекты кысаларында урамнарга һәм паркларга 7 миллион чәчәк утыртыла.

Чәчәкле Казан: эш әле дәвам итә

Татарстан башкаласында «Чәчәк атучы Казан» проекты кысаларында урамнарга һәм паркларга 7 миллион чәчәк утыртыла.

– Җәмәгатьчелек мохитен төзекләндерү буенча зур эшләрнең беренче адымнары – «100 сквер» һәм «Яшел рекорд» булды, – дип искә төшерде мэр Илсур Метшин. – Аннан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча республика программасы старт алды. Татарстан башлангычы тора-бара Россиякүләм программага әверелде.

Паркларны һәм скверларны төзекләндерү эшләре өчен быел Казанга республика бюджетыннан 1,03 миллиард сум акча бирелгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин теләктәшлегендәге «Торак. Шәһәр мохите» илкүләм программасыннан 458 миллион сум күчерелгән.

Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, җәмәгатьчелек мохитен төзекләндергәндә, казанлыларның фикерләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алына. Юдино бистәсендә Дан аллеясы Җиңү көне бәйрәменә төзекләндереп бетерелгән. Мәңгелек ут һәм Гражданнар сугышы герое Ян Юдин мемориаль комплексы үзгәртеп төзекләндерелгән. Красная Горка бистәсенең бер өлеше Ян Юдин хөрмәтенә Юдино атамасын йөртә.

«Ак чәчәкләр» («Белые цветы») бульварының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Анда агачлар утыртылды, балалар уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы ясалды, эскәмияләр һәм утлар куелды.

– Әпсәләмов урамы чүплек һәм автомобильләр парковкасы оясы иде. Хәзер әнә нинди матур бакчага әйләндерелде. Бульварны халык та яратып кабул итте, – дип, канәгатьлек белән әйтеп куйды мэр Илсур Метшин.

«Дубрава» урман паркы төзелешендә табигать ландшафты сакланган, ягъни табигый мохиткә кеше кулы тимәгән. Эскәмияләр, бәдрәфләр, бала һәм ана бүлмәсе, кафелар һәм велопрокатлар урманга керү өлешендә урнаштырылган.

Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле тирәләре яңарыш кичерде. Күлгә таба юл салынды, ком алмаштырылды, спорт һәм балалар уен мәйданчыклары булдырылды.
– Аккош күле челтәренә Иделдән су кудырылды. Хәзер аларда балык­лар барлыкка килде, яр буйларында суүсемнәр калыкты. Автомәйданчыклар төзелде, ләкин машиналарда һаман урман эчләренә яки күл буйларына бару күзәтелә. Яшеллек-матурлык үзебез өчен бит инде, таптамасак иде, – дип киңәш итте Игорь Куляжев.

Казанда тугыз ел эчендә 57 парк һәм сквер төзекләндерелде, 20 парк яңадан төзелде. Башкалада бүген 144 парк һәм сквер исәпләнә, аларның гомум мәйданы – 412 гектар.
Сөйләшүгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президентына, предприятиеләргә, паркларны төзекләндерүдәге ярдәмнәре өчен, казанлылар исеменнән зур рәхмәт! Киләсе елда да Аккош күле, Кабан күле буйларын төзекләндерү дәвам итәчәк», – диде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading