16+

Чәчне ныгытыр өчен кычыткан суы кирәк (+фото)

Яшел Үзән районының Норлат авылына командировка белән кайткач, Алия исемле кыз белән таныштым. Алия Фәхретдинова Норлат урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган. Гап-гади, тыйнак кына татар кызы. Нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Алиянең тезенә кадәр җитеп килгән кап-кара чәчләре. Үргәч озынлыгы кыскарак күренә әле, шулай да толымы билдән шактый түбән. Кояшта...

Яшел Үзән районының Норлат авылына командировка белән кайткач, Алия исемле кыз белән таныштым. Алия Фәхретдинова Норлат урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган. Гап-гади, тыйнак кына татар кызы. Нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Алиянең тезенә кадәр җитеп килгән кап-кара чәчләре. Үргәч озынлыгы кыскарак күренә әле, шулай да толымы билдән шактый түбән. Кояшта чәче ялтырап тора, очлары икеләнми, сынмый да, ди. Чәченең шундый матур булуының серен Алия үзе гади генә аңлата:

- Үстерәм дип үстермим дә инде мин аны, үзе үсә, мунчада озак кына кычыткан суында тотам, бу чәчне ялтыратырга, ныгытырга ярдәм итә, ди кыз. Ислам дине буенча да, элегрәк татар кызлары чәчләрен кисмәгәннәр, күбесе билдән түбән толымнар белән йөргән. Дәү әниләр заманындагы фотоларны карап утырам, чулпы таккан үремнәре сузып бәйләгән яулык астыннын да күренеп торган. Хәзер сузып яулык бәйләмәсәләр дә, чәчләрен озын итеп үстерә алучы кызлар сокландыра.

Рәсемдә: Алия сеңлесе белән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading