16+

Чемпионат көннәрендә Татарстанда 300 мең турист булган

Чемпионат көннәрендә Татарстанда 36 илдән 300 мең турист-җанатар булырга өлгергән. Алар республикада 11,2 миллиард сум акча калдырган. Хезмәт күрсәтү предприятиеләренең табышлары алты тапкырга арткан. Шәһәр матбугат үзәгендә узган журналистлар очрашуында Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов шактый зур саннар китерде.

Чемпионат көннәрендә Татарстанда 36 илдән 300 мең турист-җанатар булырга өлгергән. Алар республикада 11,2 миллиард сум акча калдырган. Хезмәт күрсәтү предприятиеләренең табышлары алты тапкырга арткан. Шәһәр матбугат үзәгендә узган журналистлар очрашуында Татарстанның Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов шактый зур саннар китерде.

Казанның отель-хостеллары уртача алганда 81 процентка тулган, матч узган көннәрдә бу сан 91 процентны тәшкил итә.  6 июльдә булган чирек финал матчы вакытында отельләр 99 процентка тулган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 60 процентка үсеш күзәтелә.  Чемпионат кунакларын 196 отель-хостел кабул иткән. Туристлар Казанда гына түгел, Чаллы, Яшел Үзән, Кама Тамагында, шулай ук күрше Ульяновск, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләрендә дә яшәгән.

Казан кешеләре арасында да фатирларын арендага биреп торучы булды. Туристлар автойортларда да яшәделәр. Автойортларны Казан ярминкәсе территориясенә урнаштырдык. Барысы шундый уналты машина куелды. Машинада яшәү бер тәүлегенә 600 сумны тәшкил итте. Аларда Швейцария, Колумбия, Германия гражданнары, үзебезнең Россия кешеләре яшәде. Алар су, электр, интернет белән тәэмин ителде. Татарстанга алар, уртача алганда, өч көнгә яшәде. Ә менә австралиядән килгән җанатар 24 көнгә калды, – дип сөйләде Сергей Иванов журналистларга.

Статистикага күз салсак, җанатарларның 58 проценты – Россия кешеләре, 42 проценты – чит илләрдән килүчеләр. Яшьләренә килгәндә, уртача алганда, 24-34 яшьлекләр, алар арасында ир-атлар күпчелекне тәшкил итә. Алар Казаннан бик канәгать калган, сораштырулардан күренгәнчә, туристларның 75 проценты Казанга, 10 баллы шкала буенча алганда, 10ар балл биргән. Аларның 50 проценты Казанга кире әйләнеп кайтачагын әйткән.

Казан урамнарында туристлар өчен махсус мәгълүмати чатырлар куелды. Соравы булган һәр кеше андагы волонтерларга мөрәҗәгать итә ала. Мәгълүмат үзәкләренә барысы 35 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Алар күбесенчә акча алыштыру, сим-карта алу, экскурсия маршрутларына бәйле сорауларны биргән. Милли ризыклар белән кызыксынганнар.

Экскурсияләргә йөрүчеләрнең дә саны арткан. Туристлар Казан, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгарга күп барган. Казан читендәге Зәңгәр күлгә дә, Лаештагы пляжга да, аквапаркка да барырга өлгергәннәр. Барлык диннәр гыйбадәтханәсе белән дә кызыксынучылар шактый булган. Анда барысы 7 мең кеше булырга өлгергән. Гомумән алганда, туристлар көненә якынча 37 мең сум сарыф иткән.
Чемпионат көннәрендә шактый рекордлар да куелды. 4 тонналы чәк-чәк, 26 кг лы пәрәмәч пешерелде. Бер ресторанда 6 мең роллдан торган футбол стадионы эшләделәр. Туризм комитеты рәисе сүзләренчә, болар барысы да туристларда кызыксыну тудыру өчен эшләнә.
Чемпионат көннәрендә куркынычсызлык та яхшы оештырылган иде. Шәһәрләр арасында да бәйләнеш көчле булды. Ульяновскида документларын югалтып калдырган туристны Казанда эзләп таптылар, аңа үз әйберләре исән-сау кайтарылып бирелде, – диде Сергей Иванов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading