16+

Чемпионат уңаеннан Казанга яңа 210 автобус кайтачак

Казан Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе бүлеге җитәкчесе Алексей Сидоров сүзләренчә, әлеге уңайдан аэропорт, тимер юл вокзалы әзерлеге тикшерелә, протокол маршрутлар, җанатарларны транспорт белән идарә итү, аларны бушка йөртү оештырыла, махсус маршрутлар булдырыла, транспорт паркын әзерләнә.

Казан Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе бүлеге җитәкчесе Алексей Сидоров сүзләренчә, әлеге уңайдан аэропорт, тимер юл вокзалы әзерлеге тикшерелә, протокол маршрутлар, җанатарларны транспорт белән идарә итү, аларны бушка йөртү оештырыла, махсус маршрутлар булдырыла, транспорт паркын әзерләнә.

– Аэропортның әзерлеге югары дәрәҗәдә дияргә була. Ул сәгатенә 1800 кешене кабул итәчәк. Вакытлыча яңа терминал да булдырыла, аның аша сәгатенә 320 кеше үтәчәк. Аэропорттан тимер юлына шәһәр яны электричкасын һәр сәгать саен җибәрергә уйлыйбыз. Җанатар паспорты булганнар анда бушка йөриячәк. Шулай ук аэропорттан “Казан-Арена” стадионына һәм Спорт сараена махсус өстәмә автобус шатллары оештырылачак, – диде ул журналистларга транспорт инфраструктурасының чемпионатка әзерлегенә багышланган матбугат очрашуында.

Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Хисәметдинов әйтүенчә, җәмәгать транспорты белән дә бернинди проблемалар булырга тиеш түгел. Соңгы елларда транспорт паркына Евро-5 экологик класслы двигатель куелган 140 автобус, 32 трамвай һәм 85 троллейбус кайтарылган.
– Быел яңа 210 автобус һәм 3 трамвай вагоны кайтарылачак. Җәмәгать транспортында мәгълүмат өч: рус, татар һәм инглиз телләрендә бирелә. Алар видеотеркәү белән җиһазланган. 468е видеокүзәтү системасы белән эшли. Тукталышларга транспортның кайчан киләчәген онлайн режимда хәбәр итә торган 233 электрон табло куелган, аларның 46сын 5 нче маршрут трамвай тукталышларында күрергә була. Кондукторлар һәм транспорт йөртүчеләр бердәм форма белән тәэмин ителде. Футбол уеннары барган вакытта транспорт маршрутында үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин, аның өчен Ямашев проспектында вакытлыча әйләнеш юллары барлыкка киләчәк. Уеннардан соң җанатарларны 400 автобус, 10 троллейбус, 20 трамвай кайтарып куячак. Гомумән, чемпионат көннәрендә җәмәгать транспортының эш вакыты өч сәгатькә озайтылыр дип көтелә, – дип сөйләде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X