16+

"Чемпионат үз-үзебезне яратырга өйрәтте"

“Футбол буенча чемпионатны оештыру, үткәрү өлкәсендә Россия үз эшен “бишле”гә үтәде.

“Футбол буенча чемпионатны оештыру, үткәрү өлкәсендә Россия үз эшен “бишле”гә үтәде.

Барлык фәннәрдән дә бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды”, – дип фикерләре белән уртаклашты “Россия сегодня”  халыкара мәгълүмат агентлыгының баш  редакторы Маргарита Симоньян.

Футбол буенча бөтендөнья чемпионатының матбугат үзәкләрендә барлык шәһәрләрне берләштергән видео конференция барышында ул журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Маргарита Симоньян фикеренчә, чемпионат чит ил кешеләренең Россиягә карата фикерен үзгәртергә ярдәм итте. “Уеннар башланганчы чит ил журналистлары Россиягә барырга кирәк түгел, анда куркыныч, төрмәгә утырталар, кибет киштәләрендә сатып алырга бернәрсә дә юк дип куркытса, чара башланып бер атна узуга газета, журнал битләрендә башка төрле язмалар басыла башлады. “ Әнекәем, Россиядә барысы да әйбәт икән бит. Төрмәгә дә утыртмыйлар, кибетләрдә киштәләр дә тулы, үз футбол клубыңның футболкасын киеп чыккан өчен дә сүз әйтмиләр. Кыскасы, безне ничек бар, шулай күрделәр”,– диде Маргарита Симоньян. Аның фикеренчә, чемпионат аркасында россиялеләр күз алдында да илнең имиджы артты.  “Еш кына үзебезнең ни дәрәҗәдә әйбәт икәнлегебезне аңлап бетемибез бит”,– диде спикер.

Марина Симоньян үзе футбол белән кызыксынмый икән, бу чемпионат та аның өчен  беренче чиратта, социаль, сәяси чара буларак кызык булган. Футболда берни аңламаса да, ул үзебезнең Россия җыелма командасы өчен җан аткан. Хәзер исә, барысы да тыныч, әйбәт узсын, дип тели. “Чемпионат ярдәмендә без үз үзебезне күбрәк ярата башладык. Футбол белән кызыксынучылар артты. Безнең шөкер, горурланырлык әйберләребез бар”, –диде ул журналистлар белән очрашуында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading