16+

Чемпионатка 86 мең билет сатылган

Башкалада Су спорты төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә.

Башкалада Су спорты төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлек эшләре дәвам итә.

Шул уңайдан, Казанда Россиянең спорт министры Виталий Мутко да булып китте. Мутко әйтүенчә, быел хай-дайвинг, йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерү спорт төрләре буенча алдагы еллар белән чагыштырганда күбрәк гариза кабул ителгән.
- Димәк, чемпионат халыкта зур кызыксыну уята. Бүген инде чарага 86 мең билет сатылган. 12 мең билетны чит ил җанатарлары сатып алган, - ди министр. Шулай ук ул Татарстан хөкүмәтенә, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка чемпионатка югары дәрәҗәдәге әзерлек эшләре өчен рәхмәтен дә җиткерде ул. Бүген чемпионатта катнашу өчен спортчылардан, шулай ук 188 ил делегатларыннан гаризалар кабул ителгән. Республикабызның өч спортчысы чемпионатта катнашу өчен лицензияләр алганы да билгеле. Җыелма милли команда составында спортчылар арасында якташларыбыз булу горурлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading