16+

Чемпионатка күп калмады

Казанда узачак эшче һөнәрләр чемпионаты флагы Якутскига барып җитте.

Чемпионатка күп калмады

Казанда узачак эшче һөнәрләр чемпионаты флагы Якутскига барып җитте.

Аны Якутиядә уза торган «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатын ачу тантанасы барышында каршы алдылар. Флаг йөртү эстафетасының Россия этабында Якутск унбишенче шәһәр булды. Ә аңа старт узган елның август аенда бирелгән иде. Флаг булган шәһәрләрдә төбәк эшче һөнәрләр чемпионаты уза һәм ул барлык федераль округ үзәкләрендә булырга өлгерә. Этап кысаларында флаг илнең 24 субъектында булыр дип көтелә. Соңрак ул Казанга да килеп җитеп, республиканың 43 районында сәяхәт итәчәк, флаг эстафетасының финал ноктасын WorldSkills чемпионатын ачу тантанасында күреп булачак.

Якутиядән соң флаг Бурятия, Чечня һәм Дагыстанга тапшырыла.

Сүз уңаеннан: Казанда WorldSkills чемпионаты агымдагы елның 22 августыннан 27сенә кадәр уза. Анда 60тан артык илдән 1600 конкурсант катнаша. Алар 56 компетенциядә көч сынашачак. Чемпионатны уздыру хокукын Россия 2015 елның 10 августында WorldSkills International халыкара оешмасының Сан-Паулуда (Бразилия) узган Генераль Ассамблеясында яулады.

Фото: worldskills2019.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading