16+

Чемпионатны ачтык: әзерлек югары бәяләнде

«Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья ­чемпионатына әзерлеккә ­кагылышлы матбугат конференциясе булды.

Чемпионатны ачтык: әзерлек югары бәяләнде

«Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья ­чемпионатына әзерлеккә ­кагылышлы матбугат конференциясе булды.

– Чемпионатка тырышып әзерләндек, үзенчәлекләр кертергә тырыштык. Казанда ярышлар өчен махсус «Казан-Экспо» комплексы сафка бастырылды, ул 76 мең квад­рат метр мәйданны били, – дип сүз алды Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова. – Казанга 63 илдән 1300дән артык конкурсант килде. Тагын 80 илдән 3,5 мең волонтер катнаша. Алар арасында 14 яшьтән башлап – 81 яшьлек волонтер да бар хәтта. Чемпионат кысаларында Ворлдскиллс-юниор бәйгесе дә оештырыла. Россия командасында 17 егет белән кыз үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.

Чемпионатка әзерлектә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен, ул Ворлд­скиллс президенты Саймон Бартли белән WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи әфәнделәргә рәхмәт әйтте, Татарстанны аерым мактап алды.

– Чемпионатка акча санамыйбыз, – диде Татьяна Голикова. – Ә инде җитди генә әйткәндә, федераль Хөкүмәт чемпионатка әзерлекнең бөтен барышында саллы өлеш кертте. Квалификацияле кадрларга омтылган эш бирүчеләр Дөнья чемпионаты инфраструктурасын төзүдә булышты. Әлбәттә, республика катнаша. Бу яктан безгә, Татарстан Республикасы һәм Казан булуы уңайга туры килде. Россия законнары буен­ча төбәк-донорның гына өстәмә чыгымнар тоту мөмкинлеге бар. Кунакчыл Татарстанда һәм Казанда, кунакчыл Россиядә бу чемпионат уңышлы узар, дип уйлыйм.
– Россия халыкара ­Ворлдскиллс хәрәкәтенә әле 7 ел элек кенә кушылды, инде үзе Дөнья чемпионаты кабул итә. Россиядә дә, Татарстанда да дустанә мөнәсәбәт һәм чемпионатка тырышып әзерләнүне күрдек, – дип әйтеп үтте Саймон Бартли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та вакыйгага олы әһәмият бирде.
– Татарстан башкаласында эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты узуы илебез өчен зур вакыйга, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Тарихы инде 60 ел булган Ворлдскиллс хәрәкәтенә кушылдык. Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт! Аның теләктәшлегендә, чемпионатка әзерләнү буенча вице-премьер Татьяна Голикова җитәкчелегендә федераль оештыру комитеты төзелде. ­Ворлдскиллс чемпионаты Татарстанда эшче һөнәрләр үсешенә этәргеч бирде. Дөнья тәҗрибәсе, алдынгы технологияләр һәм конкурсантлар осталыгы ихтыяҗдагы профессияләргә игътибар юнәлтергә, аларның дәрәҗәсен күтәрергә булыша. Күп милләтле Татарсан – динамик үсештә. Күп яңа проектлар беренчеләрдән булып Татарстанда сынала.

Республикада 37 ресурс үзәге төзелде, алар 41гә җиткереләчәк.
Президент Рөстәм Миңнехановка, форсаттан файдаланып, «Чемпионат уңаеннан нинди хисләр кичерәсез?» – дип сорау бирдем.
– Татарстан өчен зур вакыйга бу. Төрле илләрдән килделәр, 200 мең кунак көтелә. Күпме корылмалар ­төзелде, алар үзебездә кала бит, хәтта станоклар да үзебездә кала, – дип җавап кайтарды ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурсантларга ­җи­ңү­ләр теләде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading